Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияче Наталья Корнева мәктәпкәчә һәм башлангыч мәктәп яшендәге балалар белән янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен ныгыту чарасы үткәрде.
Балалар белән бергә С. Я. Маршакның «Кошкин дом» («Песи йорты») әкиятен сәхнәләштерделәр. Башта балалар мультфильм карадылар, аны анализладылар. Барысы бергә спектакль өчен костюмнар һәм атрибутлар уйладылар, үзара рольләрне бүлештеләр.
Балалар шырпы белән саксыз эш итүнең нинди нәтиҗәләргә китерергә мөмкинлеген аңладылар.