Балтач районының «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә ай саен социаль һәм медицина хезмәткәрләре җыелышы үткәрелә. 6 декабрьдә укуларда 1 медицина хезмәткәре һәм 38 социаль хезмәткәр катнашты.
Өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Светлана Ганиева социаль хезмәт алучыларның йортларында янгын куркынычсызлыгы турында искәртте. Социаль эш буенча белгеч Гүзәл Кәлимуллина инвалидлар декадасы узуы турында сөйләде, аз керемле инвалидларга хәйрия ярдәме күрсәтү өчен хатлар таратты. Социаль эш буенча белгеч Гүзәлия Ризванова социаль хезмәткәрләрне 2025 елга тарифлар белән таныштырды.
Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы кагыйдәләрен ЮХИДИ вәкилләре Лилия Һадиева һәм Айрат Садыйков искә төшерде. Алар 28 ноябрьдән 28 декабрьгә кадәр уза торган «Җәяүле» юл хәрәкәте иминлеге айлыгы турында сөйләделәр, өлкән яшьтәге гражданнарның киемнәренә яктылыкны кире кайтара торган элементлар сатып алырга киңәш иттеләр.
Кулланучылар хокуклары турында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Гөлназ Шакирова сөйләде.
Социаль хезмәткәрләрне укыту аларның белем дәрәҗәсен күтәрә, үз эшчәнлекләрендә эшнең яңа формаларын һәм методларын гамәлгә ашырырга ярдәм итә.