Лениногорск районында балалар белән профилактик әңгәмә үткәрделәр

2024 елның 2 декабре, дүшәмбе

Лениногорск районында гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгече Регина Фомина «Балачак куркынычсызлыгы – 2024» акциясе кысаларында социаль хезмәт алучыларның балалары белән «Юлда куркынычсызлык» темасына әңгәмә үткәрде.

Чараның максаты – юл хәрәкәте кагыйдәләре турында хәбәрдарлыкны арттыру һәм юл-транспорт һәлакәтләренә китерергә мөмкин булган хәлләрне булдырмау.

Белгеч юлны кичү кагыйдәләрен үтәү, җәяүлеләр кичүләреннән һәм светофорлардан дөрес файдалану кирәклеген искәртте, шулай ук велосипедчылар һәм самокат йөртүчеләр өчен мөһим кагыйдәләрне аңлатты. Хәрәкәт вакытында колакчыннар һәм телефоннар куллану белән бәйле куркынычларга аерым игътибар бирде.

Чара әңгәмә форматында узды, балалар үз күзәтүләре белән уртаклаштылар һәм сораулар бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International