Минзәләдә көндезге тору төркеме робототехниканы үзләштерә

2024 елның 29 ноябре, җомга

Һәр пәнҗешәмбе көнне Минзәләнең халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре озатуында көндезге тору төркеме робот техникасы дәресләренә йөри. Уку педагогика көллияте базасында уза.

Робототехника укытучысы Арина Архипова ярдәмендә яшьләр конструкторлау һәм робототехниканың мавыктыргыч дөньясына чума, роботлар ясый.

Конструкторларның вак детальләре белән эшләү хисабына вак моторика үсеш ала. Детальләрне сайлап алу дәрәҗәсендә детальләрне зурлык буенча чагыштыру һәм сан белән эш итәргә туры килә.

Дәрес вакытында барлыкка килә торган арыганлыкны киметү өчен, гаилә белән эшләү буенча белгеч балалар белән нейрогимнастика үткәрә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International