Татарстан Республикасы эш бирүчеләре «Россиядә эш» хезмәт мөнәсәбәтләре һәм мәшгульлек өлкәсендә бердәм цифрлы платформасында 34 447 вакансия тәкъдим итә. Шулардан:
- 31,5 % сәнәгатьтә (10,8 мең эш урыны);
- 13,3 % сәламәтлек саклау, мәгариф, фән, мәдәният өлкәләрендә һәм дәүләт хезмәтендә (4,6 мең эш урыны);
- 7,5 % сату һәм көнкүреш хезмәте күрсәтү, халыкка хезмәт күрсәтү өлкәләрендә (2,6 мең эш урыны);
- 7,3 % транспортта (2,5 мең эш урыны);
- 6,6 % төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык өлкәләрендә (2,3 мең эш урыны);
- 1,4 % авыл хуҗалыгында, экологиядә һәм ветеринариядә (0,5 мең эш урыны);
- 1,3 % мәгълүмат технологияләре, телекоммуникацияләр һәм элемтә өлкәсендә (0,5 мең эш урыны);
- 31,1 % – тармакара һөнәрләр һәм белгечлекләр (10,7 мең эш урыны).
Татарстан Республикасы хезмәт базарындагы киеренкелек коэффициенты шартлы рәвештә бер вакансиягә 0,01 кеше тәшкил итә. Рәсми эшсезләр сыйфатында 3 340 татарстанлы теркәлгән.