Әлмәт районында балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көне узды

2024 елның 20 ноябре, чәршәмбе

Әлмәт муниципаль районындагы социаль яклау идарәсе базасында гражданнарга гаиләне һәм балаларны яклау, коррупциягә каршы тору өлкәсендәге законнар мәсьәләләре буенча хокукый консультацияләр үткәрелде.

Чарада «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге директоры урынбасары Гөлназ Ногманова, Республика матди ярдәм (компенсация түләүләре) үзәгенең 8 нче бүлеге мөдире Луиза Бадамшина, адвокат Эльмира Миңнегәраева, нотариаль контора вәкиле Альбина Фәхриева һәм башкалар катнашты.

Барлыгы 25 кешегә консультацияләр бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International