Татарстан Республикасы эш бирүчеләре «Россиядә эш» хезмәт мөнәсәбәтләре һәм мәшгульлек өлкәсендә бердәм цифрлы платформасында 35 685 вакансия тәкъдим итә. Шулардан:
- 32 % сәнәгатьтә (11,4 мең эш урыны);
- 12,7 % сәламәтлек саклау, мәгариф, фән, мәдәният өлкәләрендә һәм дәүләт хезмәтендә (4,6 мең эш урыны);
- 7,3 % сату һәм көнкүреш хезмәте күрсәтү, халыкка хезмәт күрсәтү өлкәләрендә (2,6 мең эш урыны);
- 6,9 % транспортта (2,5 мең эш урыны);
- 6,1 % төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык өлкәләрендә (2,2 мең эш урыны);
- 1,5 % авыл хуҗалыгында, экологиядә һәм ветеринариядә (0,5 мең эш урыны);
- 1,2 % мәгълүмат технологияләре, телекоммуникацияләр һәм элемтә өлкәсендә (0,4 мең эш урыны);
- 32,3% – тармакара һөнәрләр һәм белгечлекләр (11,5 мең эш урыны).
Татарстан Республикасы хезмәт базарындагы киеренкелек коэффициенты шартлы рәвештә бер вакансиягә 0,09 кеше тәшкил итә. Рәсми эшсезләр сыйфатында 3 334 татарстанлы теркәлгән.