Минзәлә районында профилактик чаралар уздырыла

2024 елның 2 ноябре, шимбә

Ягып җылыту сезоны башлану белән Минзәләнең халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре район эксплуатация-газ хезмәте вәкилләре һәм янгын сүндерү хезмәте хезмәткәрләре белән берлектә социаль куркыныч хәлдә булган 12 гаиләне тикшерделәр. Чара җылылык һәм энергетика ресурсларын куллануга бәйле мөмкин булган гадәттән тыш хәлләрне булдырмауга юнәлдерелгән иде.

Белгечләр торак бинаның торышына, җылыту төренә һәм ризык әзерләү ысулына игътибар иттеләр. Алар гаиләләр белән консультацияләр үткәрделәр, көнкүрештә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен һәм көзге-кышкы җылыту чорында газ һәм электр җиһазларын кулланганда куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәүнең мөһимлеге турында сөйләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International