Мәскәүдә Инвалидлар һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында һөнәри осталык буенча «Абилимпикс ‒ 2024» милли чемпионаты финалы узды. Казанның «Восхождение» инвалидларны тернәкләндерү үзәге карамагындагы Әлфинур Яруллина белгечләр арасында «Бисер үрү» компетенциясендә беренче урынны алды. Бу җиңү – тырышлык, актив тормыш позициясе һәм хезмәт сөючәнлекнең ачык чагылышы.
«Восхождение» үзәге карамагындагылар инде берничә ел «Абилимпикс» чемпионаты этапларында җиңүчеләр һәм призерлар булалар.