«Исток-Башлангыч» үзәге өлкәннәр белән эшләгәндә төрле технологияләр куллана

2024 елның 24 октябре, пәнҗешәмбе

Мәсәлән, Лениногорск районындагы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Өлкән яшьтәге кешеләр белән эшләүдә инновацион технология: тернәкләндерү ялы» технологиясе гамәлгә ашырыла. 24 октябрьдә белгечләр планлы чара үткәрделәр. Социаль хезмәтләр алучылар өйләрендә пластилиннан әвәләп ясау белән шөгыльләнделәр. Дәреснең максаты өлкән яшьтәге гражданнарның төп мотор күнекмәләрен үстерү һәм яхшырту, тормышка кызыксынуны арттыру иде.

Социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә гамәлгә ашырыла торган тагын бер технология – «Ял итү эшчәнлегендә кулинария мәктәбе». Чираттагы дәрестә актив әбиләр ярмалардан ризык әзерләү буенча мастер-класста катнаштылар. Чара өлкән яшьтәге гражданнарның иҗади активлыгын үстерү, кулинария белән шөгыльләнүгә кызыксынуны арттыру максатында үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International