Биектау районында көндезге тору төркеме өчен кызыклы мастер-класс үткәрелде

2024 елның 16 октябре, чәршәмбе

Россиядә Әтиләр көне алдыннан Биектау районының «Өмет» комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе социаль педагогы Алия Сафина һәм кондитер Рузия Байбекова имбир печеньесын бизәү буенча мастер-класс үткәрделәр. Чарада көндезге тору төркеме яшьләре катнашты.

Куркынычсызлык кагыйдәләрен кабатлаганнан соң, эретелгән шоколад ярдәмендә прәннекләрне бизәргә керештеләр. Бу дәрес социаль хезмәтләр алучыларның кулларының вак моторикасын, иҗади күнекмәләрен үстерергә ярдәм итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International