«Астра» тернәкләндерү үзәгендә янгын вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен кабатладылар

2024 елның 16 октябре, чәршәмбе

Шушы көннәрдә Алабуга районының «Астра» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге хезмәткәрләре янгын куркынычсызлыгы буенча практик дәрестә катнаштылар.

Директор урынбасары Илшат Гарифуллин тренировка үткәрде, янгын чыганагын ачыклаганда гамәлләр, янгын сүндерүнең гамәли күнекмәләре, эвакуация вакытында хәрәкәт итү схемалары каралды. Учреждение персоналы төрле саклану һәм янгын сүндерү чараларыннан файдаланырга өйрәнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International