Алабуга районының «Астра» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгенең социаль эш буенча белгече Гөлчирә Шәяхмәтова Воронеж өлкәсендә квалификация күтәрү курсын уза. Укыту юнәлеше – «Аутистик спектрның бозылу билгеләре һәм тайпылышлары булган куркыныч төркемендәге балаларга комплекслы ярдәм».
Укыту программасында гаиләләргә ярдәм итүнең нәтиҗәле методикаларын һәм кулланыла торган технологияләрне карау. Катнашучылар аутистик спектрында тайпылышлар булган балаларга һәм аларны тәрбияләүче гаиләләргә комплекслы ярдәм күрсәтү буенча практик киңәшләр алалар.
Белгечләрне укыту, яңа компетенцияләр алу, иң яхшы инновацион практикаларны өйрәнү һәм гамәлгә кертү «Астра» тернәкләндерү үзәге эшчәнлегендә өстенлекле юнәлешләр булып тора.