Мамадыш районында 2021 елның октябреннән «Өлкән кешене тәрбиягә алган гаилә» технологиясе гамәлгә ашырыла. «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре ай саен Геннадий Растворов яши торган Шәйхетдиновлар гаиләсендә булалар.
Олы яшьтәге кеше үзенең кәефе, яраткан эшләре турында һәрвакыт рәхәтләнеп сөйли. Марсель һәм Антонина Шәйхетдиновлар ярдәмендә ул кайгырту сизеп яши, аның аралашу мөмкинлеге бар. Шулай ук гаиләдәге яхшы атмосфера Геннадий Растворовның сәламәтлегенә һәм психологик халәтенә уңай йогынты ясый.