«Чишмә» үзәге көндезге тору төркемендә катнашучылар өчен экскурсияләр үткәрә

2024 елның 11 октябре, җомга

Теләче районында «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль педагогы Фәния Гайнетдинова көндезге тору төркемендә социаль хезмәт алучы белән дәрес үткәрде. Чараның темасы – «Һөнәрләр белән танышу».

Дәрестә медицина хезмәткәре һөнәре турында сөйләштеләр. Фельдшер-акушерлык пункты мөдире һәм шәфкать туташы аңлаешлы формада карточкаларның ничек алып барылуын, медикаментларның ничек саклануын күрсәттеләр. Социаль хезмәтләр алучының игътибарын бер яшькә кадәрге балаларны күзәтү почмагы кызыксындырды. Социаль хезмәтләр алучы күп кенә кызыклы һәм яңа нәрсәләр белде һәм күрде, медицина учреждениеләрендә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән танышты.

Чара «Ярдәм кулы» программасы кысаларында оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International