Шушы көннәрдә Минзәлә районындагы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре көндезге тору төркемендәге яшьләр белән бергә медицина персоналы белән танышу һәм аларның кайда һәм ничек эшләвен белү өчен заманча ашыгыч ярдәм подстанциясенә юл тоттылар.
Ишектә балаларны ашыгыч ярдәмнең өлкән фельдшеры Ландыш Минһаҗева каршы алды. Экскурсия диспетчерлык бүлмәсеннән башланды, анда кунакларга ашыгыч ярдәм эшенең ничек оештырылуы, нинди бригадалар булуы, кем нәрсә өчен җавап бирүе турында сөйләделәр. Аннары фельдшер табибларның һәм фельдшерларның ничек беренче ярдәм күрсәтүләре турында сөйләде. Соңыннан урамга чыктылар һәм ашыгыч ярдәм машинасы, аның җиһазлары белән таныштылар.
Экскурсия ахырында яшьләр ашыгыч ярдәм чакыру телефон номерларын искә төшерделәр.