Гражданнарның тормыш сыйфатын яхшырту, җәмгыятьтә яшәү өчен тигез мөмкинлекләр булдыру һәм тәэмин итү – дәүләт социаль сәясәтенең өстенлекле юнәлешләреннән берсе. Татарстан Республикасында, тулаем Россия Федерациясендә кебек үк, балалы гаиләләргә ярдәм итүгә зур игътибар бирелә.
Татарстанда «Инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләргә ярдәм» региональ чаралар комплексы чараларын гамәлгә ашыру дәвам итә. Исегезгә төшерәбез, комплекс Авыр тормыш хәлендә калган балаларга ярдәм фондыннан грант ярдәме алды.
2024 елның октябрендә белгечләрне укыту планлаштырылган, бу күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатын яхшыртуга уңай йогынты ясаячак.
14–15 октябрьдә Воронеж өлкәсендә «Парус надежды» мөмкинлекләре чикләнгән балаларны һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү өлкә үзәге базасында белгечләр «Аутистик спектр тайпылышы билгеләре һәм аутистик спектр тайпылышы булган куркыныч төркем балаларына комплекслы ярдәм» юнәлеше буенча квалификацияләрен күтәрәчәкләр. Чарада Татарстанның мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен сигез тернәкләндерү үзәге белгечләре катнашачак.