Чираттагы дәрестә Югары Ослан районының «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендәге көндезге тору төркемендә катнашучылар «Монополия» өстәл уены уйнадылар.
Бүлек белгечләре яшьләрнең социаль-көнкүреш күнекмәләрен үстерү өчен төрле эш формаларын кулланырга тырышалар. Бу уен икътисад нигезләренә өйрәтә, хәтерне, логик һәм образлы фикерләүне, интуицияне үстерә. Шулай ук «Монополия» уены коммуникатив күнекмәләрне камилләштерә.