Мамадыш районының «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре азык-төлек пакетларын, көнкүреш химиясе җыелмаларын формалаштыру һәм тарату эшен дәвам итәләр. Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутаты Ирек Богуславский биргән хәйрия ярдәмен махсус хәрби операциядә катнашучы һәм яраланган 17 кешенең гаиләсе алды.