11 сентябрьдә Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгенең көндезге тору бүлекчәсе социаль хезмәт алучылары белән «Ашыгыч хәлләрдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре» дәресе үткәрде. Чараның максаты – яшьләр арасында экстремизмны кисәтү һәм гадәттән тыш хәлләрдә үз-үзеңне куркынычсыз тоту кагыйдәләрен кабатлау.
Социаль хезмәтләр алучыларга террорчылык идеологиясенә каршы тору һәм төрле экстремистик оешмалар турында сөйләделәр. Аннары чарада катнашучылар презентацияне карадылар, шикле әйберләр табылганда, башка гадәттән тыш хәлләрдә гамәлләр алгоритмын тагын бер кат кабатладылар.
Чарада тугыз кеше катнашты.