11 сентябрьдә Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Юлия Андреева Бөтенроссия аеклык көненә багышланган матбугат конференциясендә катнашты. Чара «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы мәйданчыгында узды.
Юлия Абдреева Татарстанда гамәлгә ашырыла торган «Аеклык ноктасы» проекты турында сөйләде. Аның максаты – эчкечелектән интегүче ата-аналарга бәйлелекне җиңәргә, психологик сәламәтлекне торгызырга һәм эш табарга ярдәм итү. Болар барысы да балалар приютка эләкмәсен, ә гаиләдә үсә алсын өчен эшләнә. Башта проектта катнашучылар дәвалана, аннары хәмерсез тормышка ияләшүдә психологик ярдәм ала, ә аннан соң аларга социаль ярдәм күрсәтелә.
«Без проектка кергән һәм эшсез булган 80 % диярлек кешене эшкә урнаштырдык. Шулай ук аларның торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурычлары реструктуризацияләнде, төрле социаль түләүләр һәм пособиеләр рәсмиләштерелде», – дип билгеләде министр урынбасары.