«Ышаныч» үзәгендә табиб-нарколог белән очрашу оештырдылар

2024 елның 12 сентябре, пәнҗешәмбе

Бөтенроссия аеклык көне кысаларында Яр Чаллының «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә социаль хезмәт алучылар табиб-нарколог Сергей Рогожников белән очрашты.

Сергей Валентинович үз чыгышында алкогольгә бәйлелек проблемаларына кагылды, үзенең медицина һәм тормыш тәҗрибәсе белән уртаклашты. Ул алкоголь, наркотиклар һәм токсик психоактив матдәләр куллануның сәбәпләре һәм нәтиҗәләре турында сөйләде. Катнашучылар актив рәвештә кызыксындырган сорауларын бирделәр, алкоголь һәм башка психотроп матдәләр куллануның зарарлы нәтиҗәләре турында фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International