Алабуга районының «Астра» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә балалар өчен «Интернетта куркынычсыз тәртип кагыйдәләре» дигән танып-белү дәресе үткәрелде. Үзәктә тәрбияләнүчеләр потенциаль куркынычлар, алардан саклану юллары, интернет-бәйлелек проблемасы, социаль челтәрләрдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында белделәр.
«Куркынычсыз Интернет» видеоролигын караганнан соң балалар тәрбияче белән берлектә нәтиҗә ясадылар, биш төп интернет-янауны билгеләделәр, интернет-бәйлелектән сакланырга ярдәм итәчәк куркынычсызлык кагыйдәләрен төзеделәр.