«Үзебезнекеләрне ташламыйбыз!» Бөтенроссия акциясе кысаларында Мамадыш районының «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре, «көмеш» волонтерлар белән берлектә, кулларыннан килгәнчә волонтерлык эшчәнлеге белән шөгыльләнергә тырышалар: окоп шәмнәре әзерлиләр, кирәкле әйберләр тегү өчен материал җыялар, МХОда катнашучыларга хатлар язалар, төрле гуманитар ярдәм җыялар. Хәзерге вакытта изге Ксения Римляныни храмы каршындагы гуманитар үзәккә йөздән артык эмблема ясаганнар. Эмблемаларны алгы сызыкка җибәрер алдыннан әзер челтәрләргә беркетәләр.