Әлмәттә «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе узды

2024 елның 2 сентябре, дүшәмбе

«Сәламәтлек» паркының интеллектуаль-ял итү үзәгенең «Сфера» планетариенда «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе кысаларында традицион бәйрәм чарасы узды. Әлмәт шәһәренең халыкны социаль яклау идарәсе җитәкчесе Рөстәм Гәрәев «Постройка+» журналы җитәкчесе Марина Власова белән берлектә булачак беренче сыйныф укучыларына портфельләр тапшырды.

Марина Михайловна инде күп еллар хәйрия эшчәнлеге алып бара, шул исәптән 12 ел ул мөмкинлекләре чикләнгән беренче сыйныф укучыларына мәктәпкә җыенырга булыша.

Чараны оештыруда шулай ук Әлмәт зональ электр элемтәсе узелы җитәкчесе, «Таттелеком» ГАҖнең Әлмәт филиалы директоры Артем Надин да ярдәм итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International