29 августта Әлмәт шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Адель Мөбәрәкшинның Әлмәт муниципаль районындагы Министрлыкка караган учреждениеләрнең хезмәт коллективлары белән очрашуы узды. Очрашуда җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын сайлауларны уздыру турында фикер алыштылар. Чара 8 сентябрьдә узачак.