«Астра» үзәгендә ата-аналар мәктәбе дәресе узды

2024 елның 26 августы, дүшәмбе

Алабуганың «Астра» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә ата-аналар мәктәбе дәресе узды. «Минем хисләрем. Минем кәефем» темасына чараны педагог-психолог Ирина Матвеева уздырды.

Дәреснең максаты баланы эмоциональ тәрбияләү мәсьәләләрендә ата-аналарның психологик компетенциясен күтәрү иде. Арт-терапия техникасы ярдәмендә ата-аналар кәефне көйләү һәм идарә итү ысуллары белән таныштылар. Дусларча шартларда әниләр балалар белән бергә үзләренең кәефләрен билгеләргә һәм аны төсле палитра ярдәмендә җиткерергә өйрәнделәр, үз хисләре һәм хис-кичерешләре белән уртаклаштылар, бер-берсенә киңәшләр бирделәр.

Соңыннан катнашучылар психологтан кыйммәтле киңәшләр һәм тәкъдимнәр алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International