Балалар арасында сәламәт яшәү рәвешен үстерү атналыгы башланды

2024 елның 26 августы, дүшәмбе

26 августтан 1 сентябрьгә кадәр РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы балалар арасында сәламәт яшәү рәвешен үстерү атналыгы уздыра.

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматлары буенча, Россиядә яшүсмерләрнең 80 % физик яктан җитәрлек дәрәҗәдә актив түгел. Соңгы елларда балалар һәм яшүсмерләрнең физик активлыгы кискен кимү, балалар арасында симерү һәм шикәр чире белән авыручылар саны арту күзәтелә. Гаджетлар артында үткәргән вакыт һәм уку елындагы югары йөкләнеш гиподинамиягә, игътибарны туплауны киметүгә, психоэмоциональ халәт бозылуга һәм остеохондроз үсешенә ярдәм итә.

Һәр ата-анага сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауда уен элементлары ярдәмгә килергә мөмкин.

Сәламәт яшәү рәвеше һәм балаларның физик үсеше турында күбрәк «Сәламәт буын» Бөтенроссия социаль проекты каналында белергә мөмкин: https://t.me/zdorovoe_pokolenye_rf.

Шулай ук теләге булган һәркем «Спортометр: ЗОЖ для детей» китабы белән таныша ала >>.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International