Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлегендә социаль хезмәтләр алучылар «Эврика» мәдәни үзәгендә булдылар. «Карандашик» клубы җитәкчесе Ландыш Габидуллина җитәкчелегендә кунаклар үзләренең кулдан ясалган шедеврларын ясадылар.
Агач кисәгендә акрил белән эшләү техникасын укучылар гына түгел, аларның ата-аналары да үзләштерде. Барлык эшләр дә оригиналь һәм бик матур килеп чыкты.