Өч көн дәвамында Минзәлә халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре тарафыннан хокукый аң формалаштыруга юнәлдерелгән «Сак булыгыз! Мошенниклар!» акциясе уздырылды.
Чара барышында шәһәр халкы һәм социаль хезмәтләр алучылар заманча мошенниклык ысуллары һәм төрләре, шулай ук алдауны булдырмау мөмкинлекләре, үзеңне һәм якыннарыңны мошенниклар гамәлләреннән саклау ысуллары турында белделәр. Телефон мошенниклыгына аерым игътибар бирелде.
Барысына да буклетлар таратылды.