Казанда МХО катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзалары өчен вакансияләр ярминкәсе узачак

2024 елның 21 августы, чәршәмбе

Иртәгә, 22 августта, Казанда «Ватанны саклаучылар» фондында махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзалары өчен вакансияләр ярминкәсе узачак. Чара иртәнге уннан көндезге икегә кадәр барачак.

Вакансияләрне эш эзләүчеләргә 20 дән артык эш бирүче тәкъдим итәчәк. Килүчеләрне шулай ук мастер-класслар, арт-терапевтик активлыклар, лотерея көтә. Вакансияләр ярминкәсендә катнашучыларга ничек әңгәмә узарга, дистанцион мәшгульлек төрләрен ничек аерырга кирәклеге турында сөйләячәкләр, ә МХОда катнашучыларның гаиләләрендәге балалар өчен нетворкинг оештырылачак.

Предприятиеләрнең кадрлар хезмәте вәкилләре вакансияләр турында сөйләячәкләр һәм эшкә урнашу өчен юнәлеш бирәчәкләр. Мәшгульлек хезмәте белгечләре килүчеләргә бушлай консультация бирәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International