Татарстан Республикасы эш бирүчеләре «Россиядә эш» хезмәт мөнәсәбәтләре һәм мәшгульлек өлкәсендә бердәм цифрлы платформасында 56 090 вакансия тәкъдим итә. Шулардан:
- 21,9 % сәнәгатьтә (12,3 мең эш урыны);
- 15,8 % төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык өлкәләрендә (8,8 мең эш урыны);
- 9,1 % сәламәтлек саклау, мәгариф һәм фән, мәдәният өлкәләрендә һәм дәүләт хезмәтендә (5,1 мең эш урыны);
- 5,6 % сату һәм көнкүреш хезмәт күрсәтү, халыкка хезмәт күрсәтү өлкәләрендә (3,1 мең эш урыны);
- 4,5 % транспортта (2,6 мең эш урыны);
- 1,3 % авыл хуҗалыгында, экологиядә һәм ветеринариядә (0,7 мең эш урыны);
- 0,7 % мәгълүмати технологияләр, телекоммуникация һәм элемтә өлкәсендә (0,4 мең эш урыны);
- 41,1 % – тармак-ара һөнәрләр һәм белгечлекләр (23,1 мең эш урыны).
Республика хезмәт базарындагы киеренкелек коэффициенты шартлы рәвештә бер вакансиягә 0,06 кеше тәшкил итә. Рәсми эшсезләр сыйфатында 3 545 татарстанлы теркәлгән.