Лаешта тернәкләнүчеләр бәйрәмнәрне билгеләп үттеләр

2024 елның 21 августы, чәршәмбе

Лаеш шәһәренең мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр ай саен борынгы халык бәйрәмнәрен киң билгеләп үтә. Августта Бал, Алма һәм Чикләвек Спаслары шундый истәлекле бәйрәм булды.

Балаларны православие бәйрәменең йолалары һәм традицияләре белән таныштырдылар. Тернәкләнүчеләр үзләренең үткен акылларын ребуслар һәм табышмаклар чишүдә тикшерделәр. Күңелле җырлар һәм әйлән-бәйлән уйнап күңел киңлеген күрсәттеләр. Һәр Спас балаларга сый китерде.

Бу бәйрәм балаларны тагын да берләштерде һәм дуслаштырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International