«Мәрхәмәтлек үзәгендә» балалар өчен күңел ачу чарасы уздырдылар

2024 елның 21 августы, чәршәмбе

«Буыннар элемтәсе» проекты кысаларында 19 августта ел саен үткәрелә торган «Алмагачтан алма» бөтенроссия фестивален билгеләп үттеләр. Ул буыннар дәвамчанлыгын, туганлык бәйләнешләрен, гаилә кыйммәтләрен, уңдырышлылыкны һәм уңыш җыюны, тормыш һәм рухи көчне символлаштыра.

Истәлекле вакыйга уңаеннан Арча районы «Мәрхәмәтлек үзәге» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе балигъ булмаган балалар өчен алма белән күңел ачулар үткәрелде. Монда дидактик уеннар, үз кулларың белән сабын ясау буенча мастер-класслар, тәҗрибәләр кергән иде.

Мондый дәресләр балаларга бик ошый. Алар хәрәкәтләрнең төгәллеген, игътибарны, вак моториканы, тырышлыкны, иҗади сәләтне үстерәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International