Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Клара Таҗетдинова Түбән Кама һәм Алабуга муниципаль районнарында Министрлык карамагындагы учреждениеләрнең хезмәт коллективлары белән очрашты.
Җыелышлар барышында шулай ук җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлар сайлауга бәйле мәсьәләләр турында фикер алыштылар. Исегезгә төшерәбез, алар Татарстанда 8 сентябрьдә узачак. Барлыгы 100 депутат сайланачак, аларның 50се бер мандатлы округлар буенча, анда һәр округ бер депутат тәкъдим итә, тагын 50се – партия исемлекләре буенча.