Яшел Үзән районындагы «Ышаныч» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Диңгез маҗаралары» дигән җәйге бәйрәм күңелле узды.
Диңгез патшасы белән очрашу өчен балаларга тылсымлы карта эзләргә туры килде. Яшь сәяхәтчеләр әкият геройлары белән бергә катлаулы сынаулар уздылар. Җитезлек, тизлек һәм зирәклек өчен бүләк диңгез патшасы оештырган сабын куыклары белән диңгез дискотекасы булды.