Һөнәри осталык конкурсында иң яхшы химик анализ лаборантын билгеләячәкләр

2024 елның 19 августы, дүшәмбе

Бүген «Алабуга» сәнәгать-җитештерү тибындагы махсус икътисадый зонада «Химик анализ лаборанты» номинациясендә «Һөнәре буенча иң яхшы» конкурсының федераль этабы старт алды. Чараны ачуда Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Клара Таҗетдинова катнашты.

Конкурста Россиянең 14 төбәгеннән 17 белгеч катнаша, ул 23 августка кадәр дәвам итәчәк. Татарстанны 2023 елда «Алабуга Skills» һөнәри осталык конкурсында җиңгән Илона Мыльникова күрсәтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International