Өлкәннәр Ватанны саклаучыларга хатлар яза

2024 елның 16 августы, җомга

Чирмешән районының «Игелекле йөрәк» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә «Солдатка хат» дигән патриотик акция узды.

Үзәк карамагындагы өлкәннәр авыр хәрби бурычларын үтәүче сугышчыларга хатлар яздылар. Акциядә катнашучылар зур җылылык, мәхәббәт һәм рәхмәт сүзләре белән сугышчыга, яклаучыга, улларга һәм оныкларга мөрәҗәгать иттеләр.

«Җылы һәм ихлас теләкләребезнең бер өлеше генә булса да безнең сугышчылар өчен кирәкле һәм мөһим булыр, дип ышанабыз һәм өметләнәбез», – диләр социаль хезмәтләр алучылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International