Яр Чаллының «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең шәһәрнең төрле мәдәни учреждениеләре белән актив хезмәттәшлеге нәтиҗәсендә көндезге тору бүлеге карамагындагыларга һәрьяклап иҗади яктан үсү мөмкинлеге бирелә. Дәресләрдә һәркемнең гармонияле шәхес формалашуга ярдәм итә торган индивидуаль үзенчәлекләре исәпкә алына.
Кичә социаль хезмәтләр алучылар өчен рәсем ясау буенча чираттагы мастер-класс үткәрелде. Акварелист, Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы Эльвира Исанбердина җитәкчелегендә диңгез тематикасына рәсем ясадылар.