Гөлсинә Сәлахова 20 елдан артык Татарстанның Балтач районының «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә эшли. 2022 елның сентябрендә аның улы Алмаз махсус хәрби операциягә китә. Ул Чечнядагы хәрби хәрәкәтләрдә катнашучы, Ватан алдындагы бурычын лаеклы үти, берничә тапкыр контузияләнгән һәм яраланган.
Алмаз гаиләсендә улы Инсаф һәм кызы Лилия үсә. Шушы көннәрдә гаиләдә өченче бала – уллары Вилдан туган. Бу уңайдан күпбалалы әтигә ике атналык отпуск биргәннәр, һәм хәзер гаилә яңадан бергә җыелган.
Сәлаховлар гаиләсендә өлкән буынга зур хөрмәт белән карыйлар. Алмаз гаиләсе белән 26 июньдә 85 яшен тутырган әбисе Гөлфия Фәтхи кызы яши. Балалар, әти-әниләренең өлкән буынга карата җылы һәм ихтирамлы мөнәсәбәтен күреп, шулай ук олыларга игътибарлы һәм кайгыртучан булырга өйрәнәләр. Моннан тыш, әби-бабайлар гаилә традицияләрен һәм гореф-гадәтләрен буыннан буынга тапшыралар.