«Астра» тернәкләндерү үзәгендә профилактик әңгәмә уздырдылар

2024 елның 31 июле, чәршәмбе

Алабуганың «Астра» мөмкинлекләре чикләнгән яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Россия Эчке эшләр министрлыгының Алабуга районы буенча бүлегенең ММЧ белән элемтәләр буенча инспекторы Надежда Назарова белән профилактик әңгәмә булды.

Полиция вәкиле тернәкләнүчеләргә Интернетта аларны көтеп торучы янаулар, аерым алганда, кибермошенниклыкның яңа төрләре турында сөйләде. Балалар социаль челтәрләрдәге шәхси аккаунтларына парольләре нинди таләпләргә туры килергә тиешлеген, таныш булмаган кешеләр белән хат алышканда нәрсәгә игътибар итәргә кирәклеген белделәр.

Ахырда балаларга буклетлар тараттылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International