Минзәләнең халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре көндезге тору төркеме һәм социаль хезмәтләрдән файдаланучылар өчен «Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре белән куркынычсызлык дәресләре» дигән темага дәрес үткәрделәр. Чара янгын сүндерү бүлегенә экскурсия формасында узды.
Янгын сүндерү часте хезмәткәрләре балаларга бина буйлап экскурсия үткәрделәр, бергәләп элемтә пунктында булдылар. Балаларга һәм аларның ата-аналарына янгын сүндерү часте карамагында булган гамәлдәге һәм запас янгын сүндерү машиналары турында сөйләделәр.
Балалар зур кызыксыну белән тыңладылар һәм сораулар бирделәр. Алар белән ачык сулыклар янында куркынычсызлык чараларын үтәү, шулай ук көнкүрештә янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү буенча профилактик әңгәмә үткәрелде.