30 июльдә Әлмәт шәһәренең «Ветеран» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә ачык гаилә / ата-аналар көне узды. Чара халыкны эш белән тәэмин итү үзәге һәм мәдәният идарәсе белгечләре белән берлектә, көндезге тору бүлегенә йөрүчеләрнең ата-аналары өчен оештырылды.
Карьера үсеше бүлегенең әйдәп баручы профконсультанты Гүзәл Миронова социаль яклауга аеруча мохтаҗ һәм эш эзләүдә кыенлыклар кичерүче гражданнарны эшкә урнаштыру өчен вакансияләр исемлеген атады, «Демография» милли проектының «Мәшгульлеккә ярдәм итү» федераль проекты кысаларында гражданнарны укыту турында сөйләде.
Фикер алышу барышында мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне укыту өчен махсуслаштырылган төркемнәр булдыру турында күп кенә сораулар һәм тәкъдимнәр туды. Мәдәният идарәсе белгече Гөлинә Вафина сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән гаиләләргә мәдәният объектларында булганда дәүләт ярдәме турында мәгълүмат бирде һәм өстәмә белем бирү өчен уку йортлары исемлеген тәкъдим итте.
Көндезге тору бүлеге мөдире Римма Трушина ата-аналарга социаль хезмәтләр алу һәм теләүчеләрне озата барулы яшәү өчен «Идел» инвалидларны социаль тернәкләндерү үзәгенә җибәрү мөмкинлеге турында сөйләде.