Түбән Кама районының «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе психологы Гүзәл Минһаҗева социаль хезмәт алучылар белән «Туган кешеләр» клубы кысаларында «Тынычлыкта һәм гармониядә яшәү» дәресе үткәрде. Очрашу әйләнә-тирәдәге кешеләр белән үзара хезмәттәшлекнең конструктив ысулларын формалаштыруга һәм хис-кичерешләрне үзең көйләү ысулларына өйрәтүгә юнәлдерелгән иде.
Дәрес нигезенә «Үзенекеләр арасында үзенеке» өстәл социаль-психологик уены алынды, аны психолог катнашучыларның үзенчәлегенә яраклаштырды. Төрле биремнәрне үтәү барышында катнашучылар үзләренең шәхесара аралашу күнекмәләрен, тәнкыйтькә конструктив җавап бирә, актуаль конфликтларны хәл итә белүләрен үстерделәр.
Аралашу күнекмәләре белән эшләү – төрле бәйлелекләрдән арыну процессында мөһим элемент. Көндәшлек рухы булуга карамастан, беркем дә алдау, башкаларга карата начарлык кылу ысулларын кулланмады. Барысы да ихтирамлы һәм сакчыл караш күрсәтергә тырыштылар.
Дәрес барышында шулай ук метафорик ассоциатив карталар белән эшләделәр.