Полиция хезмәткәре «Ышаныч» үзәгендә профилактик әңгәмә үткәрде

2024 елның 30 июле, сишәмбе

Дистанцион алдауларны кисәтү максатыннан Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә шәһәр Эчке эшләр идарәсе матбугат хезмәте башлыгы Артур Муллин белән очрашу булды.

Артур Петрович аңлаешлы формада җыелганнарга җинаятьләр кылуның иң киң таралган ысуллары, цифрлы технологияләр кулланып урлау куркынычы һәм алардан саклану ысуллары турында сөйләде. Конкрет мисалларда ул мошенникларның үз-үзләрен тоту һәм аралашу үзенчәлекләрен, аларның җинаятьчел ниятләре схемаларын аңлатты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International