Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында «Иҗат шатлыгы» түгәрәгендә макраме техникасында үрергә өйрәнәләр.
Бу бик җентекле һәм күп көч таләп итә торган процесс. Һәр адым алдыннан адымның зурлыгын, җепнең тартылу көчен билгеләргә кирәк. Бу эш социаль хезмәтләр алучылар өчен бик мавыктыргыч булып чыкты. Алар бик рәхәтләнеп чәчәк өчен кашпо ясадылар.