Сарман районының «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль-тернәкләндерү бүлегендә махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаилә әгъзаларын тернәкләндерү эше дәвам итә.
МХОда катнашучыларның гаилә әгъзаларына организмның функциональ халәтен торгызуга юнәлдерелгән социаль-психологик һәм социаль-медицина ярдәме күрсәтелә. Өлкәннәр өчен физиотерапия процедуралары һәм психологлар ярдәме тәкъдим ителә. Музыкаль стимуляция, арт-терапия, гарденотерапия методлары һәм башка технологияләр актив кулланыла.
Шулай ук социаль хезмәтләр алучылар маскировка челтәрләрен үрүдә актив катнашалар.