Тукай районында Карау мәктәбендә дәрес үткәрделәр

2024 елның 30 июле, сишәмбе

Тукай районының Яңа Сарайлы авылы фельдшер-акушерлык пункты базасында «Карау мәктәбе» программасы буенча төркемле дәрес узды. Укуларны өлкәннәрне һәм үз-үзләренә хезмәт күрсәтү сәләтен югалткан гражданнарны караучы туганнар узды.

Дәрес барышында аз хәрәкәтләнүче һәм хәрәкәтләнмәүче гражданны ашату кагыйдәләрен, адаптив ашханә приборларының төрләрен карадылар. Фельдшер Гөлназ Гыйльфанова аз хәрәкәтләнүче гражданнарны карауның медицина аспектлары турында җентекләп сөйләде. Катнашучылар шулай ук карауны оештыруның уңай тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International