Буа интернат-йортында яшәүчеләр «Солдатка хатлар» акциясендә катнаштылар

2024 елның 30 июле, сишәмбе

Буа өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортының хезмәт буенча инструкторы Лилия Корбанова социаль хезмәт алучылар белән «Солдатка хатлар» акциясендә катнаштылар.

Интернат-йортта яшәүчеләр махсус хәрби операциядә катнашучы хәрбиләргә хатлар яздылар. Хатларда хәзерге вакытта хәрби бурычларны башкаручыларга рәхмәт сүзләре, сәламәтлек һәм тизрәк өйләренә кайту теләкләре белдерелде. Интернат-йорт карамагындагылар чын күңелдән язылган хатлар безнең солдатларга яхшы хәбәр, ярдәм һәм тыныч күк йөзе өчен рәхмәт булыр дип ышаналар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International