«Өмет утравы» балалар рәсемнәре конкурсы үткәрде

2024 елның 30 июле, сишәмбе

Югары Ослан районының «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә балигъ булмаганнар арасында «Иҗат ит. Уйлап тап. Сынап кара» рәсем конкурсы үткәрелде. Уйлап табучы һәм рационализатор көненә багышланган конкурс Татарстан Республикасында Фәнни-технологик үсеш елы кысаларында оештырылды.

Балалар рәсемнәре пөхтә, кызыклы һәм эчтәлекле килеп чыкты. Балалар хезмәтләрендә фән, уйлап табулар һәм галимнәр турында үз күзаллауларын чагылдырдылар. Конкурста тугыз бала катнашты. Иң яхшы биш эш авторына бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International